Четверг, 18.04.2024, 22:17
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Әниләр!!
 Газиз анасының карыныннан бәгырь кисәге булып өзелеп төшкәнгәме, бу җиһанга аваз салган нарасыйның теле "Әннә”,”Әни” дип ачыла.Тәпи атлап киткән чакта да, анасының итәгеннән калмый.Ашы тәмле, йокысы татлы, җаны тыныч булсын өчен,дә, җил-яңгырдан, явызлардан сакларга да бар нәрсәдән калкан булган әни кирәк аңа.Хәтта картаймыш көнендә дә анасының алтын киңәшләренә мохтаҗ ул.бу ике җан иясе гомер бакый шулай бер- берсенә карата тыгыз бәйләнештә яши.Инде үзенең чәчләренә ак бәс кунсада , ана өчен бала соңгы сулышына кадәр барыбер бала булып кала. Шуңа җимеше өчен һәрдаим җан атып, анңы белән горурланып, кодрәтеннән килгәнчә кайгыртучанлык күрсәтеп яши ул.Бала да күкрәк сөтен имезеп, төн йокылары күрмичә, күзләрен талдырып, үз авызыннан өзеп алып, ашатып үстергән, , зур тормыш юлына бастырган анасы алдында күпме генә игелек кылса да , бурычын түләп бетерә алмый.Шуңа кешелек , җырларда җырланганча, илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны биргән аналарны олылый.
Бәйрәм белән сезне кадерле әниләр!күз нуры итеп үстергән балаларыгызның игелеген күреп, илләр иминлегендә җан тынычлыгы белән сәламәт яшәгез!
 
Категория: Мои статьи | Добавил: (21.01.2011) | Автор: Адгамова Кадрия Васимовна E W
Просмотров: 402 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Катя  

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск