Пятница, 26.04.2024, 17:49
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Дәү әни
 Яшьлеге-яз, җәй, ә картлыгы-көз,кыш айлары бит.Тик ни генә дисәң дә, һәр ел фасылының үз матурлыгы, кеше гомеренең үз күркәмлеге бар.
     ”Шыгырт”, шыгырт”, шыгырт”, шыгырт”. Аяк астындагы февральнең әле генә яуган ап-ак кары минем уйларымны җөпли . Мин дәү әниемнән чыктым да , парк буйлап атлыйм. Гомер көзенең иң матур көннәренә кереп баручы дәү әниемнән кайтам. Ул әле бик җитез , мине дә подъезд ишеге төбенә кадәр төшеп озатты.
        Дәү әнием- Римма Салих кызы 1941 елның 17 февралендә Актаныш авылында Әсма һәм Салих Улемаевларның дүртенче кызлары булып туа. Марзия апа, Энҗе апа һәм Эльмира апаның төпчек сеңелләре була ул. Үзе турында сөйләргә яратмый дәү әни, бәлки”мин төпчек кыз идем” дип, уенын- чынын кушып шаяртырга гына ярата. Ә менә гаилә альбомын актарганда "теле ачыла” аның.
       Балачагы сугыштан чоргы авыр елларга туры килә аның. 8 яшендә әтисез кала. Мәктәпне тәмамлагач ,әнкәсенә җиңел булсын дип, бер ел типографиядә эшли. 1965 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Теләкәй җидееллык мәктәбенә рус теле укытучысы булып эшли башлаган дәү әнинең педагогик эш стажы-35 ел. Дәү әтиебез Казбек Каюмович белән шул мәктәптә эшләгәндә гаилә коралар.
      Дәү әнинең җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел, күзләр генә тимәсен! Без урыннан торып басканчы, дәү әни инде урап килгән була. Ходай аңа сәламәтлек кенә бирсен! Дуслары, туганнар арасында да хөрмәте зур дәү әниебезнең. Аны төпле фикерле, ышанычлы, ярдәмчел, тугрылыклы кеше буларак бәялиләр. Күршесендәге олы яшьтәгеләргә дә бик игътибарлы ул, аларны олылап яши. Ул пешергән чәк-чәк ,тәбикмәкләрне авыз итмәгән күршеләре бар микән?
     Педагог буларак та ярдәм сорап ,әле дә ишеген шакыйлар аның. Берәүнең дә йомышын кире кагарга күнекмәгән шул ул, булдыра алганча ярдәм итә, киңәшен бирә.
     Язмышның ачы җиле кем капкасын гына шакымый икән? Дәү әнине дә читләтеп узмый шул ул. Дәү әтиебезне югалту, оныгының үлемен кичерү, вакытлыча сәламәтлеген югалту аның мангаендагы сырларын гына тирәнәйтте микән? Тик оптимист рухлы дәү әнибез бирешми, ходайның биргәненә шөкер итеп, безгә- балаларына, оныкларына таяныч булып , матур итеп яши. 70 яшьлек юбилеен каршылаган дәү әнибезгә баш иябез .Рәхмәт аңа! Тәннәре сау булсын, җаннары тыныч булсын .
                    . Изге теләкләр белән оныгың Айгөл.
Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (30.01.2011) | Автор: Адгамова Айгуль Айдаровна E W
Просмотров: 910 | Комментарии: 2 | Теги: дәү әни, Римма Салиховна Улемаева | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск