Суббота, 20.04.2024, 11:42
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Җәүдәт Сөләйманов

1955 нче елның 15 нче мартында Батыр районы Кызыл Чишмә авылында, укытучылар гаиләсендә Җәүдәт исемле шаян, акыллы малай дөньяга килә.Башта ул үз авылындагы мәктәпне бишлеләргә генә тәмамлый. Аннан соң Казанга килеп, университетның математика факультетына укырга керә һәм, аны кызыл дипломга бетереп, укытучы булып  башлый. Җәүдәт Сөләйманов – күпкырлы шәхес. Иң элек ул безгә математика белгече, техник фәннәр докторы, Россия Ясалма интеллект ассоциациясе вице-президенты, Казан Федераль университеты профессоры, академик буларак таныш. Җәүдәт абый – компьтерны татарча сөйләшергә өйрәтүче галим. Аның Сөләйман исеме белән дөнья күргән «Үсә микән хәйләсе», «Менә сиңа табышмак!», «Бигрәк кызык Кыш бабай», «Сакаллы абый» һ.б. шигырьләре һәр балага яттан белә. Ләкин иң элек ул Әдип Әлмир исеме белән без аны «Сәләт» дөньясына нигез салучы,«Сәләт» проектлары җитәкчесе итеп беләбез. Ул – сәләтле балалар һәм яшьләрнең талантларын ачучы һәм үстерүче шәхес. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты һәм башка бик күп бүләкләргә иясе булган Җәүдәт абыйга киләчәктә дә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз!

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (06.12.2015)
Просмотров: 587 | Теги: Балачак шагыйрьләре, балалар бакчасында чыршы бәйрәме, ҖӘүдәт | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск