Пятница, 19.04.2024, 11:52
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Ел тәрбиЯчесе
Тәрбиячеләрдән профессиональлек һәм лидерлык сыйфатларын, иҗадилыкларын күрсәтү таләп ителә иде. Эшчәнлекләре тупланган папка- файл тутырып,жюри хөкеменә тапшырган 18 тәрбияченең соңгы турда 9ы чыгыш ясады. Менә алар: балалар үсеш үзәге "№6 Актаныш балалар бакчасы”логопеды-Нуретдинова Фәнирә Гатуф кызы, гомуми үсеш бирүче №2 Актаныш балалар бакчасыннан Мәрдәнова Ләйсән Равис кызы , гомуми үсеш бирүче №4 Актаныш балалар бакчасыннан Әхмәтова Светлана Ихсангали кызы ,гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасыннан Шайхулова Әминә Галимәрдән кызы, гомуми үсеш бирүче №5 Актаныш балалар бакчасыннан Солтанова Әлфия Нурым кызы, балалар үсеш үзәге”№6 Актаныш балалар бакчасы”ннан Вахитова Гүзәлия Харис кызы , гомуми үсеш бирүче №2 Актаныш балалар бакчасыннан Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы , Пучы авылы балалар бакчасыннан Латыйпова Рузалия Рәфит кызы,Киров авылы балалар бакчасыннан Ганиева Зенфира Рәис кызы . Бәйгене мәгариф бүлеге житәкчесенең урынбасары Хакимова ЗенфираЗөфәк кызы ,иҗади уңышлар теләп,ачып җибәрде .
       Ярышлар визитка яклау белән башланып китте.Тәрбиячеләрнең һәркайсы иҗади якын килеп әзерләнгән: балачактан ук тәрбияче булырга омтылулары турында шигъри тәлгәшләр тезделәр , жюрига альбомнар, видеороликлар тәкъдим иттеләр. Күчтәнәчләр дә булды.
           "Үз эшенең остасы " конкурсында һәр педагог, 10 минутлык презентация материаллары аша ,балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә үз эшенең остасы икәнен исбат итте . Конкурста катнашучы барлык тәрбиячеләрнең дә ниндидер методик кулланма яисә китапның авторы булуы ачыкланды, күпчелеге -район башлыгы грантына ия булучылар.
        Ярышлар барышында һәр конкурсантның башкарган эшләрен еллар дәвамында видеога, фотога төшереп баруы, кирәкле вакытта алардан оста файдалана белүләре чагылды.Аларда балалар белән үткәрелгән шөгыльләр, бәйрәм иртәләре, уен һәм режим моментлары, ата-аналар белән уздырылган ачык чаралар, балаларның , хезмәттәшләренең тәрбиячеләр турындагы уңай фикерләре тупланган иде.               
             Конкурсантлар Монтессори, Вольдорф педагогикасын, Никитиннар уеннарын ,ТРИЗ , "Мәктәп-2000” , "Кроха”кебек яңа программаларны уңышлы кулланулары турында тәфсилләп сөйләделәр.
            Пресс-конференция барышында ,тәрбиячеләр ,залда утыручылардан балаларны тәрбияләү өлкәсендәге четерекле сорауларга жавап алдылар, бергәләп педагогик ситуацияләр чиштеләр,балалар булып кыландылар. Залдагылар”Т әрбияне кайчан башларга кирәк”,”Тәрбияче нинди булырга тиеш?”,”Укытучылар елында сез ни көтәсез? кебек сорауларга торлечә җавап бирделәр.
          Сабый кебек самими булсалар да, тәрбиячеләр дә олы һөнәр ияләре бит, аларны да борчыган мәсьәләләр бар. Укытучылар кебек үк ,институтларда укыдык, , күп сәгать эшләп, аз акча алабыз , безне дә хөкүмәт алар белән тигезләсен иде , дигән фикерләр ишетелде . Балалар бакчасы –ул талантлар бакчасы икәненә без концерт номерлары бәйгесе барышында тагын бер кат инандык .Арада башкорт һәм татар кызлары , чабата,солдат,моряк биюләре ,”Актаныш аккошы”композициясе,фокус һәм театраль куренешләр,жырлар булды. Һәр тәрбияче булдыра алганча осталыкларын күрсәтте. .
              Кулдан эшләнгән сувенерлар гүзәл Актанышыбызның юбилеена багышланган иде..Анда ташка да, кәгазгә дә, балчыкка да, шырпыга да,бисерләргә , камырга да җан өргән иде конкурсантлар . Алар арасында бисерләрдән -аккошлы күл, серле таш, балчыктан игенчеләр ,әби , камырдан -чәчәкләр клумбасы, шырпылардан- мәчет, кәгазьдән-аккошлар,бисердән-миләш агачы,бәйрәм торты бар иде. Ярышта катнашучыларны Энҗе Исламова матур биюе, Регина Әхмәтова ягымлы җыры белән котлады. Сүз башын "күңелләрендә бары аклык кына " дип башлавым, тәрбиячеләрнең гел аклык символы булган аккошны гәүдәләндерүенә бәйле.Нинди генә чыгыш булмасын, аккош аның үзәгендә иде
        . Салихов Васил Максутович-(мәгариф бүлеге башлыгы),Имамова Роза Асхатовна,(ИМЦ директоры),Амиров КамилСь Хамитович(мәгариф булегенен әйдэп баручы белгече).Хакимова ЗенфираЗөфәк кызы-(мәгариф бүлеге житәкчесенең урынбасары )ннан торган жюри комиссиясе ахырдан бик озак фикерләшкәннән соң, көткән нәтиҗәне җиткерделәр .3 урынга Вахитова Гүзәлия , 2 урынга Ганиева Зенфира,1 урынга Нуретдинова Фәнирә чыкты . Калган конкурсантлар да муниципаль район мәгариф бүлегенең грамотасы һәм акчалата бүләккә ия булдылар
                                                                                                                                    Кадрия Адгамова, Актаныш.


Источник: http://ел тәрбиячесе, укытучы елы, жюри, конкурс, Салихов Васил Максутович,АдгамоваК.В,М
Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (15.12.2010) | Автор: Адгамова Кадрия Васимовнаa E W
Просмотров: 1416 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск