Пятница, 19.04.2024, 10:22
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон 
Тулы исемеЛемон Лерон улы Леронов
Туу датасы1961 елның 11 ноябре
Туу  урыны-Татарстанның Мөслим районы Түреш авылы
Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов — татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты. Ул 1961 елның 11 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә. 1969—1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986—1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр. Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Ләбиб Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган. Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты.
Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (22.01.2011) | Автор: Адгамова Кадрия Васимовна E W
Просмотров: 870 | Теги: Ләбиб Лерон | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск