Четверг, 28.03.2024, 15:43
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Марсель Галиев

Марсель Галиев — татар шагыйреязучыГ. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Ул 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 елларда армиядә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналыредакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли. Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора. Яшь укучы элегрәк Марсель Галиев белән «Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле мавыктыргыч шигырләр һәм «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәяләр җыентыгы аша танышты. Күпләр М.Галиевнең  шигырьләр («Еллар чалымы», «Беренче карлыгачлар»), хикәяләр һәм повестьләрен («Нигез», «Алтын тотка») дә яратып укый, ә матур шигырләрен моңлы көйгә салып, җырлый. Матур әдәбият үсеше өчен бик күп эшләр башкарганы өчен М.Галиев Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (06.12.2015)
Просмотров: 671 | Теги: Балачак шагыйрьләре, Марсель Галиев | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск