Пятница, 29.03.2024, 17:14
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Минем әтием
    Минем әтием-  Айдар Казбек улы Адгамов   1984 нче елның 25 нче декабрендә ТАССР Хәрби комиссариаты боерыгы нигезендә Казан шәһәрендә елга техникумында укыган вакытта армия сафларына алына .Куйбышев шәһәрендә 6 ай хәрби укулар уза. Укулар бетүгә, әтиемне Польшаның Легница шәһәрендәге хәрби элемтә частенә рядовой итеп билгелиләр. Генерал штабның ерактагы элемтәләрен тотучы буларак дәвам итә ул хәрби хезмәтен.  6 ай дан соң аны взвод командирының урынбасары итеп куялар.
   Әтием Польша килешүенә кергән илләрнең "Дуслык” исемле учениеләрендә актив катнаша. Хәрби хәзерлек, спорт буенча разрядлар алып, значоклар белән бүләкләнә.                   Солдатлар арасында татарлардан берүзе була ул. Таҗик, украин үзбәк, белорус, удмурт, башкорт милләтеннән булган хезмәттәшләре белән бик тату булулары турында сөйли әтием. 
    Сыйныфташлары, әти-әниләре белән хатлар белән хәбәрләшеп тора.Үзе элемтә үзәгендә булса да, телефон аркылы аралашу насыйп булмый аңа. "Бер тапкыр чыгып карадым өй телефонына, анда да Мәскәүгә эләктем, бик нык "засекреченный” иде телефонннар”, - ди ул, минем соравыма каршы.
     1986 елның 21 ноябрендә хәрби хезмәт вакыты төгәлләнеп, Польшадан Брест шәһәре аша кайтып төшә Казанга.Һәм Казан Дәүләт Төзүчеләр институтының эшчеләр факультетына укырга керә .             Айнар Адгамов.
Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (27.02.2011) | Автор: Адгамов Айнар Айдарович E W
Просмотров: 926 | Рейтинг: 4.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск