Пятница, 19.04.2024, 11:08
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Олы укытучы
. Аның биографиясе ул чоргы бик күпләрнеке кебек: урта хәлле крестьян гаиләсендә туа, туган авылында башлангыч белем ала. Аннары яхшы билгеләренә генә 7 сыйныфны тәмамлый. Әтисе үлеп китү сәбәпле , укый башлаган 8 сыйныфын бер елга өзеп торырга туры килә. Гаиләдә иң олы бала буларак, әтисез нужалы тормыш арбасына җигелә ул... Сүзем киләсе ел башында -15 гыйнварда 90 яшен тутыручы мөхтәрәм укытучы Мәгъфия Шәехҗан кызы Шәехҗанова турында булыр . Ул әллә нинди батырлыклар да кылмаган, ачышлар да ясамаган , дан-шөһрәт турында да уйламаган.Бәлки тормыштан ямь табып яшәгән , яраткан, балалар үстергән һәм дә йөзләрчә балаларга белем биргән олы җанлы бер укытучы. Сугыш алды елларында чабата белән 20 чакрым ераклыктагы Актанышка барып уку бик авыр була Иске Кормаш кызына. Бер кайтуында аягы чабатага ябышып туңган була, 15 көн буена бурсык мае белән сылап дәваларга туры килә әнкәсенә.Интернаттагы ачлы-туклы тормышны да, мәрхүм булган әтисенең киемен киеп укып йөрүләрне дә татырга туры килә Мәгъфия апага. 1940 нчы елда 10 сыйныфны тәмамлаган кызны Уразай урта мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр һәм шунда ук комсомол секретаре итеп тә сайлап куялар . Җыр- моңны яратучы яшь кызны авыл яшьләре бик тиз үзи итә. Үзе гармунда уйнап , җырлата, биетә ул.уразайда 2 ел эшләү дәверендә Минзәлә педучилищесын экстерн белән тәмамлап, диплом ала. 2елдан аны Мерәс башлангыч мәктәбенә мөдир итеп күчерәләр. Анда укыту елларын Мәгъфия апа бик тәэсирләнеп сөйли.Авыл активы буларак, агитколлектив җитәкчесе дә, газета редакторы да, фронтка җылы киемнәр җыеп тапшыру да, заем җыю да, комсомол секретаре булу да аның өстендә була.Авылның һәр баласын өйрәнә укытучы.”Рафаил исемле малайның өстенә кияргә киеме юклыктан, ул мәктәпкә килә алмый иде. Сарык тиресе алып ,бер бабайдан аны иләттереп , тун тектердем ул балага.ә Нуретдин дигәненең аягына кияргә булмады, аны мәктәпкә күтәреп алып килдем”, дип сөйләде Мәгъфия апа. Эшенә нык бирелгән укытучыны бик тиз күреп алалар, районга алдыралар.Җирле радиотапшырулар редакторы булып эшләгәндә аны Саратовка партия мәктәбенә барырга үгетлиләр, тик ул укытучы булып калырга теләвен җиткерә җитәкчелеккә. 1946 елда сугыштан кайткан Шагали Галиев белән гаилә кора алар. Районның Чат,Әлем, Иске Богады мәктәпләрендә хезмәт куялар.Районда беренчеләрдән булып, 1960 елда район пионер лагере оештыру да төшә әле Мәгъфия апа җилкәсенә. Бер- бер артлы 8 балага тормыш бирәләр .Тик икесе генә кече яшьтә үк мәрхүм булалар. Гади генә хәлләр турында да мавыктыргыч итеп сөйли белә бу укытучы апа. 6 баласы белән гаилә концертлары оештыруның бик күңелле мизгелләрен кичәге хәлләрне сөйләгәндәй тәмләп сөйли 38 ел стажы булган мөгаллимә. Мәгъфия Шәехҗан кызы Шәехҗанова сугыш ветеранының хатыны буларак, район үзәгендә бик уңайлы йорттан фатир алып, гомер кичерә хәзерге көндә. Фатирлы иткән хөкүмәтебезгә, җирле хакимияткә дә рәхмәтле ул. Ә алты баласы исә, әти-әни фатихасын алып, төрле төбәкләрдә гомер кичерәләр. Кадрия Вәсим кызы Әдһәмова, Актаныш.

Источник: http://укытучы елы,
Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (22.01.2011) | Автор: Адгамова Кадрия Васимовна E W
Просмотров: 728 | Теги: 90 яшь, укытучы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск