Пятница, 19.04.2024, 21:50
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Рөстәм Мингалим

Әдип 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы районындагы (хәзерге Келәүле районы) Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Акыллы, тәртипле, шул ук вакытта малайларга хас шаян-шук булып үсә ул. Укырга көн саен өч-дүрт чакрымны җәяүләп, иптәшләре белән күрше Дәүләткол авылына йөри. Нәкъ менә яңгыр, буран, кояш астында йөргәндә туа инде укучы Рөстәмнең беренче шигырьләре. Тора-бара ул аларны район газетасы битләрендә дә урнаштыра башлый. Мәктәпне «4»ле, «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Аннары Бөгелмә шәһәренә авыл хуҗалыгы училищесына укырга китә. Еллар үтә, бала вакыт артта кала. Инде зур егет булган Рөстәм абый эшли башлый. Кем генә булып эшләргә туры килми аңа: комбайнчы да, слесарь һәм станок көйләүче дә, йөк ташучы да. Казаныбызның данлыклы университетында белем ала ул. Укуын тәмамлагач, «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. Тиктормас абый Мәскәүдә югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы берьеллык театр курсларын да тәмамлый. Кайларда эшләсә, укыса да шигырь язуын ташламый ул.Бигрәк тә балалар өчен күп шигырьләр иҗат итә.«Ә сәгать келт-келт итә»,«Уйланырга кирәк», «Төнге әкият», «Бәхетле исем»җыентыклары һәркемгә яхшы таныш. Бала җанлы Рөстәм абый курчак театры өчен дә әкиятләр яза:  «Урман улы Зурмөгез», «Сихерләнгән урман», «Шүрәлеләр үч алмый» һ.б. Рөстәм Миңгалим киносценарийлар авторы буларак та билгеле. Ризван Хәмид белән берлектә әдип “Идегәй” исемле тарихи киносценариен иҗат итте. Яшь автор Эсфир Яһудин белән берлектә язылган “Ак метеор” киносценариесе матбугата нәшер ителә.

 Рөстәмт Мингалим 2014 елның 1 июнендә Казанда вафат була

Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (06.12.2015)
Просмотров: 750 | Комментарии: 1 | Теги: балачак шагыйре, Рөстәм Мингалим | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Катя  
0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск