Пятница, 19.04.2024, 19:34
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев  1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елдатәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала. 1972-1981 елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе,1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры булып эшли.

Разил Вәлиев шагыйрьязучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак танылды. Аның «Зәңгәр кабырчыклар» (1971), «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992), «Кышкы учак» (1994), «Сүзләрдән дисбе» (1996) шигырь җыентыклары; «Эт кояшы», «Яшисе килә» (1982) һ.б. повестьлары һәм «Мирас» (1990) романы дөнья күрде. Әдипкә «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге тапшырылды. Разил Вәлиевнең иҗаты драматургия белән дә бәйле. Аның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» (1988-1989), «И машина, машина, җитте минем башыма» (1990), «Куркыныч уен» («Шомбай», 1989) һ.б. пьесалары 4 томда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»дә (1999— 2000) урын алды. Р. Вәлиев пьесаларына куелган спектакльләр К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, шулай ук республиканың башка театрларында уңыш казанды. . Кече яшьтәге балалар аның «Хыялый Мияубикә», «Без – кояш балалары», «Кайтаваз кайда яши?» китапларын аеруча ярата. Разил абый балалар өчен К.Дойльның «Баскервильләр эте» һәм Р.Киплингның «Маугли», А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» повестьларын, дөнья халыкларының әдәби әсәрләрен тәрҗемә итә.Разил Вәлиев киңкырлы эшчәнлеге өчен «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. Разил Вәлиев — Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (19901997), Русия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе. Ул — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (06.12.2015)
Просмотров: 618 | Теги: Балачак шагыйрьләре, Разил Вәлиев, биография | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск