Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында дөньяга килгән. Журналистикада, нәшриятларда күр еллар эшләгән, ләкин татар мәдәниятенә күбрәк балалар шагыйре буларак билгеле. Шәүкәт Галиев – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, А.Алиш исемендәге һәм Халыкара Г.Х.Андерсен премиясе лауреаты. Шәүкәт Галиев берничә буын татар балаларына бик яхшы таныш шагыйрь. Аның күңелле дә, кызыклы да, тәрбияви дә шигырьләрен барыбыз да укып үстек. «Шәвәли маҗаралары», «Мускул түгел мыскыл бу», «Онытылган, өйдә калган», «Анда-монда йөри мәче, әллә шул мы тәрҗемәче» һәм бик күп башка юллары телебезгә кереп калды. Ш.Галиев шулай ук олылар өчен язылган лирик шигырьләре, җырлары, бигрәк тә сатира-юмор әсәрләре белән дә әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итте. 2011 елның 7 нче маенда Шәүкәт абый Галиев вафат булды.
|