Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам. Мәсәлән , “Бу бармак бабай”“Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү шөгыльне җанландыра, кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә. Мин үзем баланы сөйләшергә өйрәткәндә бармак уеннарына, кыска шигырьләргә, төрле әйтенүләргә, эндәшләргә, уеннар өйрәнүгә, әкиятләр тыңлауга, аның аерым өлешләрен сәхнәләштереп уйнауга зур игътибар бирәм. Эшне бармак уеннарын өйрәнүдән башладым. Чөнки бармагын аерым-аерым бөгә алган баланың гына сөйләме нормаль үсеш ала, – ди галимнәр. Бармаклар белән төрле хәрәкәтләр ясатып без сөйләм үсешенә йогынты ясый алабыз. Безнең балалар «Әйдә урманга», «Кап та коп» кебекләрен бик яратып уйныйлар. Бакчада алган белем күнекмәләре үстерелә, һәм гаиләдә дәвам ителә. әкиятләрне сәхнәләштерү эти-әниләр белән берлектә оештырыл ды. Бу юнәлештә тәрбиячеләр өчен методик ярдәмлекләр кулланам.
|