Понедельник, 29.04.2024, 03:25
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Гади Математика
09.10.2012, 19:55

Максат: 6 санының барлыкка килүе, төзелеше белән таныштыру, 6 цифрын танып белү,игътибарлылыкны үстерү.  Алда-артта” пространство бәйләнешләрен ачыклау, 5 санының төзелешен ачыклау, фикерләү сәләтен үстерү, кәгазь битендә орентлашуны үстерү.

 Шөгыльгә әзерлек: балаларны 5 эчендә санарга  өйрәтү, геометрик фигураларны  танырга, тирә- юньнән  табарга күнектерү, гади математика буенча слайдлар әзерләү.

         Җиһазланыш.

     Тәрбиячегә: ноутбук, проектор, тактада эшләү өчен күрсәтмә материаллар-өй һәм  көчек рәсемнәре, цифрлар.

    Балаларга: подноста  цифрлар, 6 шар чәчәк, яшел төстәге картон, математикадан  эш дәфтәре.

      Хәерле көн, дусларым, безнең  математика шөгыленә Эзләнүчән Тычкан  килгән. Тычканның сәяхәт итәргә яратканын без инде беләбез. Бу юлы да ул озын сәяхәткә чыккан һәм үзенә булышып торырга безне дә чакыра килгән. Сездән бик тә игътибарлы булу сорала, чөнки тычканның биремнәре  зур игътибарлылык сорый.

7       слайдлар-  уен "Санның күршесен әйт!”

 Максат:1-5 цифрларын  танып белүне  ныгыту,  игътибарлылык тәрбияләү.

     

 Эзләнүчән Тычканыбыз сәяхәтен дәвам иткәндә  авыл урамы аша узган һәм ул анда өйләр күргән . Ибраһим , әйт әле, ничә өй күргән ул анда? (Тактада эш).

Өйләрне ничә көчек саклый? Көчекләр саны белән өйләр саны туры киләме? Кайсы азрак, кайсы күбрәк?  Ничәгә күбрәк? Ничек тигезлибез?

- Тагын бер өй өстәсәк 6 була,  мин аны 6 цифры белән билгелим. Көчекләр саны ничә, Адилә?

- Көчекләр саны -5.

- 6 булсын өчен ни эшлибез?

-Тагын бер көчекне өстибез.

-Димәк, өйләр һәм көчекләр саны ничә булды, Газинур?

- Өйләр һәм көчекләр саны бертигез булды, алар 6 шар.

-Бик яхшы, дусларым, Эзләнүчән Тычканыбыз өйләр яныннан узганда бик тә матур тигез булып үсеп утыручы чәчәкләр күргән. Аның да шундый ук чәчәкләр утыртасы килгән. Ягез әле без дә булышыйк аңа.

   Өстәл янында эш.

   Яшел картон кәгазь алына. Тәрбияче кушуы буенча, балалар кәгазьнең өске сул ягына , аскы уң ягына, уртага, сул якка- аска, уң якның өстенә чәчәкләр куя баралар. Ислам, зинһар санап әйт әле, синең түтәлдә ничә чәчәк булды?  Лиана, синекендә ничәү? Нәркизә синең подносыңда чәчәк калдымы? Ул чәчәкне дә урнаштырсаң синең ничә чәчәк булачак?

-Тычканыбызга безнең ярдәм бик ошады. Карагыз әле, ул ничек сөенә. Ягез, без дә аның белән уйнап алыйк.

   Физкультминутка. Бер- уңга, бер – сулга,

                                     Әйләнәбез урында.

Бер алга, бер-артка,  тукталабыз  урында.

 Утырабыз чүгәләп,

Ял итәбез бергәләп.

 

Эзләнүчән Тычканыбызның биремнәрен чишүне дәвам итик , дусларым!

8-13 слайдлар: мәсьәләләр чишү

8слайд: Тычканга куян кызыл шар биргән иде. Ә керпе зәңгәр шар бирде.Тычканның барысы ничә шары булды?

9 слайд: Җирдә ике алма ята иде, агачтан тагын берәү өзелеп төште. Барысы ничә алма булды?

10 слайд: Күк йөзендә 5 йолдыз яна иде , кинәт берсе сүнде, барысы ничә йолдыз 5калды?

11 слайд: Ботакта 5 яфрак эленеп тора иде, шуның икесе өзелеп төште, ботакта барысы  ничә яфрак калды?

12 слайд: Әнинең кәрзинендә ике зур гөмбә бар, минекендә ике кечкенә, безнең ничә гөмбә бар?

13 слайд: Алиянең 3 китабы бар иде, берсен Исламга, икенчесен  Рәмиләгә бирде, Алиянең ничә китабы калды?

-         Булдырдыгыз, дусларым, дип сөенә Эзләнүчән Тычкан. Мин дә сезнең бүгенге шөгыльдә актив катнашуыгызга бик шатмын. Сезгә шөгыль ошадымы? Нәрсә ошады?

ЙОМГАКЛАУ.

Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: балалар бакчасында математика, Простая математика, ДОУ
Просмотров: 1537 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск