-
Диңгез суы бетне үтерер, көзән җыеруны һәм нерв авыруларын бетерер.
-
Мунчада кайнар су чәчне агартыр, әмма ул күкрәккә бик яхшы тәэсир итә.
-
Салкында ярылган тирене диңгез суы белән юсаң, дәва булыр,әгәр диңгез суы белән эчәкләрне юдырсаң, эч җылыныр һәм авыртуга килешер.
-
Диңгез суы экземадан, тән кычытудан, температура күтәрелгәннән, күкрәктәге шешне дәвалауда файдалы.
-
Диңгез суының пары тәнгә су җыелганнан, колак авыртканнан файдалы.
-
Иҗ яхшы су- чишмә суы.Су таллы җирдән кыйблага таба карап акса, ул яхшы тәэсир итә.ә төньякка, көньякка, һәм көнчыгышка карап акканы әйбәт түгел.
-
яхшы су- яңгыр суы. Кайсыдыр ки болыт белән килеп, яшьнәп яуганы әйбәт.Ә болытсыз җил белән килеп яуганы күкрәккә һәм тавышка зарарлы.
-
Җыелып торган су- эчәргә яраксыз.
-
Ул талакны шештерер, эчкә су җыйдырыр, акылны саташтырыр, эчәктә җәрәхәтләр тудырыр.
-
Тимер руднигыннан чыккан су ашказанын,эчәкне ныгытыр, дәртне көчәйтер.
-
Боз суы нерв авырулары тудырыр, ашказанын ныгытыр.
-
Тозлы су селәгәйне җебетер, экзема һәм кычыну барлыкка китерер.
-
Болганчык су сидек куыгыннан ташлар кудырыр,бөтәшүләр хасил итәр.андый судан соң, майлы ризык, хәлвә, татлы әйберләр ашау зарур.
-
Яңгыр суы бик файдалы.Ул ашказаны эчәклеген яхшыртыр, бәвелне күбәйтер, бавырга, талакка, үпкәгә, бөергә, нерв системасына файдалы.эчне катырмас.
-
Салкын су җенси мөнәсәбәткә салкынлык тудырыр.Әмма ул ризыкны тиз эшкәртергә ярдәм итә.
-
Бакырлы су эчне кату алдырыр, эчәккә зарарлы, әмма үпкәдәге җәрәхәтләрне төзәлүгә китерер.Шулай ук геморройдан файдалы.Сау кешегә зарарлы.
-
Тимерле су ашказанын ныгытыр.Талак шешкәнне кайтарыр.
-
кургашлы су төенләнү тудырыр, эчне катырыр,бәвелне тоткарлар.
-
Алтын руднигыннан чыккан су йөрәк уйнаганнан яхшы.
-
Алюминийлы суэч китүне туктатыр., хәлсезләтер.
-
баллы су ашказанын төзәтер,көмәнне төшермәс,кан төкерүдән файдалы.
-
купорослы су авыздан начар ис китерер.
-
Селтеле су эчне җибәрер.
-
Менә шундый үзенчәлекләрен белгәнгә күрә, ата- бабаларыбыз суга ипидән кала икенче хөрмәткә ия эчемлек итеп караганнар.