-
·Әрҗә төбеннән , бура почмакларыннан себереп, бер- ике уч он белән нәрсә пешереп була?(Йомры икмәк)
-
· Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?(Ике) · Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше.(Яфрак)
-
· Яңа ел агачы.(Чыршы)
-
· Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә.(Шалкан)
-
· Хат юлда югалмасын өчен конвертның тышына нәрсә язалар ?(Адрес)
-
· Эш сәгатенең күпчелек өлешен күктә үткәрүче һөнәр иясе.(Очучы)
-
· Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер.(Күзлек) ·
-
Тиз бозыла торган әйберләр саклана торган урын.(Суыткыч)
-
· Нинди фигураның башы да , ахыры да юк?(Түгәрәк)
-
· Ни өчен песинең тәпиләре йомшак?(Тычкан сизмәсен өчен)
-
· Кемнең дә булса өенә кергәнче нәрсә эшләргә кирәк?(Ишек шакырга)
-
· Чын дус кайчан беленә?(Бәлагә тарыганда)
-
Блиц – турнир сораулары:
-
Асты диңгез, өсте ай. Ул кем? (бәби)
-
. Тату гаиләдә нәрсә ял итә? (җан)
-
Бала кайчан агрессив була? (көндәлек режим үтәмәгәндә)
-
Бу дөньяда кем миллионер булырга тели?(хыялланырга яратучы)
-
Баланың иң беренче мәгънәле сүзе (әннә ,мәммәм)
-
. Ата-ананың көзгесе ул нәрсә? (бала)
-
Иң иманлы китап (Коръән)
-
Иң яхшы тәрбия чарасы (баланы аңлап елмаю)
-
Гаиләнең алтын баганасы (әти)
-
Гаиләнең иң бәхетле көне (бәби туган көн)
-
Матчага кыстырылган тәрбия коралы (тал чыбык)
-
Нәрсәне күрү иң җиңел? (кеше гаебен)
-
Патша кемгә баш ия? (балага)
-
Кара каршы тапшыруы дәвам итә.
-
Сорау бирә нәниләр, ни дияр әниләр?
-
1. Аны әниләр ясый.Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа иътибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (мендәр)
-
2. Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета-журналларда да басылып чыга. Озыны, кыскасы була.Эшмәкәрләр өчен файдалы. (реклама)
-
3. Аны һәркем ярата.Ул бер дә искерми.Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата. (җыр)
-
4. Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (әни)
-
5. Бала үстерүче ата-ана педагогика белән таныш булырга тиеш. Чөнки тәрбия иң беренче гаиләдән башлана. Бер гаиләдә,көн саен бакчадан кайткач, "Бүген ничек булдың?” дип сорыйлар икән. "Әйбәт”-ди бала. Ә дөрес итеп, сез ничек сорар идегез?
-
6. Әниләр гаиләдә нинди роль уйный?
-
7. Балагыз үзенең иптәшенеке кебек өстәл уены сорый. Ә сезнең бу вакытта акчагыз юк. Ситуациядән ничек чыгасыз?
-