Максат:
·
балаларның кошлар
турындагы белемнәрен киңәйтү,
·
аларны танырга,
исемнәрен дөрес атарга өйрәтүне дәвам итү,
·
кошлар турында
кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү,
·
аларның яшәү
рәвешләрен табигатьтәге үзгәрешләргә бәйләп аңлату,
·
экологик тәрбия
бирү.
Җиһазлау: 1) Зур матур итеп бизәкләп эшләнгән конверт.
2) Картина "Кышкы паркта”.
3) Магнитофон.( Кошлар тавышын тыңлау өчен).
4) Кошлаучы кош маскалары.( Песнәк, Саескан,
Чыпчык, Күгәрчен).
5) Кошлаучы кошларның рәсемнәре.
6) Җимлек.
Т-че: Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!
Т-че: Бүген
бакчабызга килгәндә, хат ташучы очрады,
балалар. Ул миңа хат биреп китте.Кем
язган икән аны, әйдәгез бергәләп укып карыйк.
- Озакламый
Киләм, киләм
Ерак җирләрдән.
Матур көннәр,
Салкын көннәр,
Бураннар да,
карлар да
Алып киләм.
Бүләк белән
Сезгә киләм.
Ә сезгә нәни
дусларым,
Мин берничә
бирем бирәм.
Т-че: Кем булырга охшаган соң бу балалар?
Б-р: Кыш бабай.
Т-че:Бик дөрес. Ул бүләкләр белән киләчәк бит,
шулаймы?Аның бүләкләрен алу өчен биремнәрен әйбәтләп чишик, акыллы булыйк, яме.
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган
Уйный җил буран,-
Бу кайчак туган? ( Г.Тукай. Бу кайсы вакыт?)
Б-р: Бу кыш көне.
Т-че: Ә хәзер елның кайсы вакыты?
Б-р:Кыш вакыты.
Т-че: Бик дөрес.Ә менә бу картинада елның кайсы вакыты
сурәтләнгән? Картинага карап кыш билгеләрен сөйләп бирегез әле?
Картина
буеча эш.
Балалар сөйләме.
- Бу картинада кыш
вакыты сурәтләнгән.Абыйлар, апалар кышкы паркка килгәннәр.Алар кышлаучы
кошларны күзәтәләр.Аларга җим сибәләр, җимлеккә җим салалар.Алар кошларны бик
яраталар.Чыпчык, песнәк тукран, күгәрчен, аларга рәхмәт әйтә.
Т-че: Алар сөйләшә белми бит, ничек рәхмәт әйтәләр.
Бала: Алар
кычкыралар, чыркылдыйлар, үзләренең тавышларын чыгаралар.
Магнитофоннан
кошлар тавышларын тыңлау.
Т-че: Нинди кошлар тавышларын ишеттегез?
Б-р: Җырчы кошларның.
Т-че:Аларны ничек
атыйбыз? Кая китте соң алар?
Б-р: Җылы якка.
Т-че: Ни өчен?
Б-р: Суыкка чыдамыйлар.
Т-че:Безнең белән нинди кошлар гына кала?
Б-р: Кышлаучы кошлар.
Т-че:Сез кошлар турында табышмаклар да беләсез бит, я кем
әйтеп күрсәтә?
Табышмаклар
әйтешү.
1)Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна.Ул нинди
кош?(Чыпчык).
2)Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. Ул
нәрсә?(Саескан).
3)Гөлдер-гөлдер, гөлдер гү,
Кызыл тәпи-
кемдер бу.(Күгәрчен).
4)Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч, ничек туймый бу чүкеч?Бу
нәрсә?(Тукран).
Т-че: Балалар сез нинди кошларның исемнәрен атадыгыз?
Балалар:Кышлаучы.
Т-че: Бездә кошлаучы кошларны рәсемнән дә күрсәтегез әле.
"Кышлаучы кошларны ата”.
Физминутка.
Без- карлар- очабыз
( кулларны як- якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре
ясыйлар),
Түбәнгә төшәбез ( ярым чүгәлиләр)
Җитәбез дигәндә,
Җил белән китәбез(аяк очларында йөрү),
Шунда без һавада
Җилпенеп торабыз
( куллар билдә килеш, гәүдәне як- якка хәрәкәтләндерү).
Җил тынган арада
Җирдә ял итәбез(чүгәлиләр).
Т-че: Бик дөрес.Ә бу кошларга кышны чыгарга җиңелме, әллә
авырмы?
Б-р:Кышын аларга
бик авыр. Бар җирне кар каплый. Кар астыннан
кечкенә томшыклары белән җим таба
алмыйлар.Шуңа аларга
җим сибәргә
кирәк.
Индивидуаль эш:
Т-че: Әйдәгез әле,
томшык сүзен кабатлыйк.
Томшык сүзе өстендә эш.( берничә бала белән.)
Т-че:Кошлар табигатькә файда китерәләрме соң?Нигә шулай
кайгыртабыз кошларны?
Б-р:Агачтагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.
Т-че: Шуна күрә "Кошлар безнең дусларыбыз” дибез.
Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.Алар турында
кайгыртырга кирәк.
1бала:Җимлек элеп
куйды
Безнең
Хәния апа.
Кошлар
анда кунып,
Җим
ашарга ярата.
Уен: "Килегез, кил кошкайлар”.
Т-че: Хәзер мин
җимлеккә кошларны чакырам.
Килегез,
кил, кошкайлар,
Сез бит
безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз
Көн дә
кунак булыгыз.
1)
Чыпчык,
чыпчык-чык-чырык.
Җим сиптем, кил тиз очып.
2) Песнәк, песнәк, кил тизрәк-
Җим
сибәм сиңа әзерәк.
3) Карга , карга син кара,
Кабып
кил азык барда.
4) Саескан- ала канат
Җим
сибәм сиңа кабат.
5) Чәүкә
,чәүкә, кил чәүкә.
Җим сибәм
бер тәлинкә.
Маска кигән балалар очып табигать почмагына
киләләр.
(Җимлектән җим "ашыйлар”).
Т-че: Менә балалар кошларны күзәткәндә сак кына,
тавышланмыйча гына күзәтергә кирәк. Алар бездән курыкмасын, тыныч кына
ашасыннар.
Т-че:Ә без сезнең белән урман докторларын күбәйтеп,
табигатькә файда китерик.
Төзү: Тукран рәсемен
кисәкләрдән төзү.
Т-че: Ә сезнең
матур җавапларыгыз, кошларны яратуларыгыз, аларны кайгыртуыгыз турында Кыш
бабайга хатта язып салырмын .Ул үзенең күчтәнәчләре , салкын бураннары, карлары белән килеп җитәр, озак көттермәс.Безгә
көтәргә генә кала инде.
|