Әти- әниләрнең җылы сүзләре.
Балаларын иртән ашыктырып
Кирәк- ярак салып букчага
Машиналар, җәяү йөрүчеләр
Ашыгалар һәркөн бакчага.
Бакча Кешелекнең , зур
тормышның
Тәүге юлы – белем бирүче
Әти- әни, апа назы белән
Тел ачыла монда беренче.
Өйгә кайткач, уенчыклар төзеп
"Апа” булып уйный нәниләр.
-" Әле ярый бакчабыз бар” – диеп
Сөенешә әти- әниләр.
Сабырлыклар бирсен сезгә Ходай
Кайгы хәсрәт күрми яшәгез!
Сабыйларны безнең тәрбияләп
Сөенешеп бергә эшләгез!
Туар таңнар, туган һәр көнегез
Кояш нурларына күмелсен.
Тормышыгыз бәхет, шатлыклардан
Мөлдерәмә тулып түгелсен.
Авзалова
Инзиләләр гаиләсе.
|