Алдавыч әкиятләр 
 - Әүвәл заманда булган бик зур бер тау,
 
 
Шул тау башында бер төлке. 
Бу әкиятне сөйләр идем, 
Тик  сөйләве бик көлке. 
  
  
 - Борын заманда булган, ди, бер патша,
 
 
Ул ясаттырган, ди, бик матур бер бакча. 
Бакчаның коймасы булган, ди, таштан. 
Сөйлимме хикәяне баштан? 
  
 - Элекке заманда
 
 
Безнең авылда булган бер бай. 
Аның булган ике өе, 
Берсе — агачтан, берсе — таштан. 
Сөйлимме баштан? 
— Сөйлә баштан. 
— Сөйлим баштан. 
Шуннан бу байның булган бер кәҗәсе. 
Бай аны саткан. 
Юк, алай түгел, сөйлимме баштан? 
— Сөйлә баштан. 
— Кәҗә йөри таштан. 
  
 Алдавыч әкият 
 - Борын-борын заманда булган, ди, бер бай.
 
 
Исеме – Акбулат. 
Салдырган, ди бу Акбулат бик зур бер таш пулат. 
Ишегенә салган, ди, бик зур йозак. 
Сөйләр идем ул йозакны, сөйләве бик озак. 
  
 - Борын-борын заманда торганнар, ди,
 
 
Агай-энеле ике туган. 
Берсенең исеме Сөйлә булган, ди, 
Икенчесе — Сөйләмә булган. 
Беркөнне Сөйлә базарга киткән . 
Киткән бу, киткән.. . тукта, кайсысы өйдә калган? 
— Сөйләмә. 
— Алай булгач, сөйләмим. 
  
  
 - Борын заманда булган бер өстәл,
 
 
Ярый инде, 
Калганын син сөйлә өстәп. 
  
 - Бар иде, ди, юк иде, ди,
 
 
Ач иде, ди, тук иде; 
Бер тавыгы бар иде, ди, 
Аны да булса карчыга алып китте, ди. 
— Йә? 
— Шул. Шуның белән бетте. 
Әйтәм ич, карчыга алып китте. 
  
 - Бар иде, ди, бер мичкә,
 
 
Бу әкиятне сөйләрмен иртәгә кичкә . 
  
 - Бер әби белән бабай яшәгәннәр, ди.
 
 
Аларның булган, ди, әтәчләре. 
Ул әтәч көн саен менгән, ди, киртәгә. 
Калганын сөйләрмен иртәгә. 
  
 - Борын-борын заманда
 
 
Булган, ди, бер малай. 
Сөйләп тә тормам әле, 
Тавышлансагыз алай. 
  
 - Борын-борын заманда булган, ди, бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайтка н саен саный икән , ди, ул сарыкларын. Саный ди, саный ди, саный ди... Ярар, саный торсын, санап бетергәч, дәвам итәрмен...
 
 
  
  
  
  
  
  
    |