Пятница, 03.05.2024, 11:25
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » 2023 » Май » 31 » Бакчабызда- ачык ишекләр көне
22:40
Бакчабызда- ачык ишекләр көне

Китап яраткан бала булалмый начар,

 дип тә өстәр идем мин, Р.Миңнуллинның “шигырь яраткан бала булалмый начар”  дигән шигъри юлларына өстәп. Я, әйтегез, балалар бакчасына йөри генә башлаган  балаларның кайсы гына уенчыкларын җыйнап, каршыларына үзе китап тотып утырып уйнамый. Һәммәсе дәдер, мөгаен. Сөйләшә белсә- белмәсә дә, нидер “укый” ул аларга, үзенчә тиргәп тә алган була: “тыңлап кына утырчәле!”, янәсе.

         Әйе, күпчелек бала китап белән балалар бакчасына килгәч кенә таныша. Рәсеме генә түгел, китапның эчтәлеге булуы турында да төшенә.

Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, кече яшьтән үк, китапны яратырга, сакларга, укырга кирәклеген искәртеп торганда, бала кызыксынучанрак та була. Китап битләрен актару белән генә чикләнми, бәлки анда сурәтләнгән предметлы рәсем турында да берникадәр сөйли ала.  Китап яраткан баланың сөйләме дә камилрәк, фикерләве дә үзгә булуы дәлилләнгән факт.

Икенчеләр төркемендә генә булсак та, китапның киңәшче икәненә төшенеп үсәбез. Аның турында шигырьләр, мәкальләр өйрәндек, җырлар да тыңлыйбыз. Бу юлы исә, районыбызның үзәк балалар китапханәсенә экскурсия үк планлаштырдык. Китапханә җитәкчелеге белән килешенеп, капиталь ремонттан соң матурланган китапханәгә юл тоттык. Аның кадәр зәвыкъ белән эшләнгән уку залы күп шәһәр китапханәләренең хыялы гынадыр әле. Китапханәче Айгөл, Ильмира, Клара апалары якты йөз белән каршы алды нәниләрне. Уку залы, абонемент почмагы, уен зоналары, киштәләрдәге бихисап кызыклы китаплар белән таныштырудан башланган очрашуда нәниләрнең үзләрен дә сынап карады апалары. “Әдәби викторина” да уздырып алдылар. Татар язучысы Абдулла Алиш әкияте буенча ясалган татарча мультфильм карап, аның эчтәлеге буенча фикерләштеләр. Ә фикерләрееее! Бер генә дә зурлардан калышмый шул аларның, китап яратучылар ич алар! Китап турында, яттан, бик сәнгатьле итеп, шигырьләр дә сөйләп күрсәткәч, безне төркемнәргә бүлеп, уен залына дәште китапханәчеләр. Онытылып уйнадык! Нинди уен дисезме, интерактив уеннар! Интерактив өстәл һәм интерактив идән белән җиһазланган икән ич хәзер китапханә. Уеннары да төрле. Бер сәгатьлек күңелле очрашудан никадәр эмоция, рухи көч,  энергия җыеп кайттык. Нәниләрнең беренче генә экскурсияләре ич әле бу! Биредә өлкәннәр белән килеп, төрле мәгълүмат алу, уку, уйнау мөмкинлеге дә тудырылганлыгын белеп, әти- әниләребезгә дә җиткердек..

    Кадрия Әдһәмова, “Алтынчәч” балалар бакчасы

 

Просмотров: 164 | Добавил: Катя
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031