Син төп пассажир, Нәни дустым!
Дустым! Хәзерге урамнарның төрледән- төрле транспортлар белән тулы икәнлеген син инде беләсең.Урамнарда тәртипсезлек булса, безнең тормышыбыз үтә дә авыр булыр иде. Тәртипсезлек булмасын өчен дә юл йөрү кагыйдәләре төзелгән. Алар бөтен дөнья кешеләренә сүзсез дә аңлашырлык итеп, юл билгеләре формасында ясалган. Ә юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен исә аерым кагыйдәләр бар. Аларны үтәү мәҗбүри икәнлегенә син юлларга күз салу белән аңлый башлыйсың.
Өйдән чыгуга ук, син, автомобильгә утырасыңмы, җәяүле сукмагы буйлап атлыйсыңмы, юл хәрәкәтендә катнашучыга әвереләсең һәм сиңа кичекмәстән юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен үтәү ихтыяҗы алдыңа килеп баса.
Кагыйдәләрне өйрәнү-замана таләбе генә түгел, бәлки якыннарыңны борчу- хәсрәттән аралау, үз-үзеңнең иминлегеңне саклау өчен дә бик- бик кирәк.
Без хәзер шуларны искә төшерербез!
Менә әтиең яки әниең сине бакчадан алды, капка төбендәге автомобиль сине көтеп тора. Син- төп пассажир! Синең автомобиль йөртәсең юк, билгеле, кердең дә, махсус кәнәфигә утырып, иминлек каешыңны эләктердең- эшең бетте, җырлап барсаң да була.....мы! Юк шул, дөрес фикерлисең, син пассажир булу кагыйдәсен төгәл үтим дисең икән, автомобиль йөртүченең, кем булуына карамастан, игътибарың читкә юнәлдерергә тиеш түгелсең. Ә автомобильдән чыкканда исә, бары тик тротуар ягын гына сайларга кирәклеген син инде үзең дә беләсең. Бу юл хәрәкәтен тоткарламау, һәм үзеңне саклау максатыннан эшләнә.
Җәмәгать транспортына утырырга ниятләгәнсез икән, автобус туктауга ук, ашыгып керергә ярамый. Башка пассажирларга чыгарга комачауламаска кирәклеген искәртәм. Мөмкинлек булганда, өлкәннәргә урын бирсәң, сине бик тә әдәпле бала, диярләр. Автобус яки башка җәмәгать транспортында артык кычкырып сөйләшергә, чүпләргә, транспорт урындыкларына зыян китерергә ярамавын ишеткәнең бар инде, беләм. Транспортта нәни балалар булса, сиңа аларны юату, сөйләштерү мөмкин. Шулай ук, өлкән яшьтәгеләр белән әдәпле генә итеп әңгәмә корсаң да, сине яратырлар.
Ә тәрәзәдән кулны тыгып бару һич ярый торган эш түгел, башны әйтмим дә инде. Моның аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында күп сюжетлар күрсәтелә.
Тукталышка җиткәч, транспортны алдан да, арттан да урап узу катгый тыела. Бары тик транспорт кузгалып киткәч кенә, җәяүлеләр кичүеннән сезгә юлны аркылы чыгарга мөмкин.
Бу кагыйдәләрне үтәгәнсең икән, син төп пассажир, әдәпле пассажир!
Кадрия Вәсим кызы Әдһәмова, “Алтынчәч” балалар бакчасы
|