Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2015 » Декабрь » 5 » Исәнме, кыш!
|
Кыш җитүен, бигрәк тә , җир өслегенә ап-ак кар явуын сабыйлар түземсезлек белән көтеп ала.Беренчедән, алар фикеренчә, ап- ак кар өстендә күпме генә аунасаң да- пычранмыйсың! Икенчедән, әллә ниләр әвәләргә хирыс нәни куллары белән нинди генә корылмалар- сыннар әвәләмиләр алар! Өченчедән, чанада- чаңгыда шуасың! Ә үзеңнең ярдәмең белән өелгән таучыкта шуу үтә дә рәхәт!?
Сезнең берьюлы йөзләгән баланың беренче кар яугандагы күңелле кичерешләрен күргәнегез бармы?! Бар..., димәк, СЕЗ- ТӘРБИЯЧЕ! Димәк бу кичерешләр сезнең белән ел да кабатлана. Кая ел да гына булсын инде, атнаның һәр эш көнендә дисәм дә , һич ялгышмыйм бит, әйеме, хөрмәтле коллегаларым!
Аллага шөкер, тагын кышларга кердек. Хәерле итеп, авырмыйча, авырлыклар күрмичә, эшебезнең уңай якларын гына күреп һәм тоеп эшлик әле бу ел да!
|
Просмотров: 1555 |
Добавил: Катя
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|